Республика стоматология поликлиникасының балалар бүлеге табиб-стоматологы Айсинә Сафиуллина газлы татлы эчемлекләр ашказанына гына түгел, тешләргә дә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә. Аның сүзләренчә, газлы эчемлекләр куллану теш эмаленең кимчелекләренә китерә: анда ярыклар барлыкка килә, эрозия башлана, тешләрнең сизгерлеге арта. Углекислый газның зур концентрациясе эмальне җимерә, пациентлар салкын, кайнар яки әче ризык ашаганда авырту сизә башлыйлар. Моннан тыш, еш кына нәкъ менә газлы эчемлекләр кариес үсешенә сәбәп була: шикәр төрле микроорганизмнар өчен бик яхшы ризык булып тора. Бу ризык белән тукланып, бактерияләр актив үрчи башлыйлар һәм теш өслеген җимерүче кислота бүлеп чыгаралар.
Газлы эчемлекләр составына кергән төрле буяулар тагын бер куркыныч тудыра. Алар эмальне кирәкмәгән төсмергә буярга сәләтле. Моннан тыш, теш пломбалары да төсне үзгәртә ала.
Түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк:
Өстәмә рәвештә даими, һәр 6 ай саен профессиональ гигиена чистартуын үткәрергә кирәк. Процедура эмальне ныгытуга, ташлардан һәм бактерияләрдән котылуга ярдәм итә.