"Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Әлмәт район үзәк хастаханәсенә фельдшер-акушерлык пунктларына 30 электрокардиограф килгән.
Аппаратлар планшеттан да, шәхси компьютердан да эшли, бу авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне җиңеләйтә. Хәзер ЭКГны төшерү өчен пациентка шәһәр поликлиникасына барырга туры килмәячәк, барысын да авыл медпунктында яки өйдә эшләргә мөмкин.