Лагерьларда ял итүче балаларга һәм яшүсмерләргә төрле авыруларны профилактикалау чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның мөһимлеге турында мәгълүмат бирү кысаларында республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагеренда икенче лекция үткәрделәр.
Табиб-психотерапевт, Татарстан Республикасының атказанган табибы Гөлфия Гаянова хисләр белән идарә итү, шәхеснең көчле сыйфатларын активлаштыру, үз-үзеңә һәм сәләтләреңә ышанычны арттыру турында сөйләде, шулай ук борчылуны һәм стресс халәтен бетерүгә ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.
Сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында сөйләгәндә, гигиена тәрбиясе буенча табиб Гүзәл Галимуллина: «Безнең бурыч-балаларны һәм яшүсмерләрне үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәткә этәрү, шуңа күрә лагерьларда йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр, лекцияләр һәм башка чаралар үткәрү мөһим», - дип билгеләп үтте.
Моннан тыш, белгеч лагерьның медицина хезмәткәренә методик ярдәм күрсәтте һәм лагерьда профилактика эшен оештыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.