Бүген Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов, ТР ССМ РКОД баш табибы И. Р. Һидиятов, ТР ССМ РКНД баш табибы Р. И. Үткелбаев, Казан шәһәре М.Н. Садыйков ис. 7нче ШКХ баш табибы А.М. Делян катнашында наркоманияне профилактикалау, онкология авыруларын вакытында ачыклау, халыкны диспансерлаштыру сорауларына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә ТР сәламәтлек саклау министры М.М. Миңнуллин кушуы буенча районнар курациясе кысаларында оештырылды.
Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары һәм районның ФАП мөдирләре чакырылган иде.