Түбән Кама районында модульле ФАПлар төзелеше тәмамлана

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Быел Түбән Кама районының Колмакчы, Түбән Чаллы һәм Нариман авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка киләчәк.

Заманча ФАП барлык кирәкле таләпләргә туры килә. Биредә процедура кабинеты, халыкны кабул итү кабинеты, санитар бүлмә каралган.

Колмакчы авылындагы ФАП 174 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Түбән Чаллы авылында - 158, Нариман авылында – 107 кеше беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International