М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе Социаль статистика фәнни-тикшеренү институты үткәргән «РФның иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре - 2023» илкүләм конкурсы лауреаты булды.
Халыкны сәламәтләндерүгә керткән өлеше өчен М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Артур Маркосович Делян мактау грамотасына лаек булды.
Конкурс кулланучылар фикерләрен сораштыру, дәүләт һәм муниципаль органнар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары тәкъдимнәре, шулай ук ачык чыганакларда бәяләмәләрне һәм рейтингларны анализлау нигезендә гамәлгә ашырыла.