22 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү өлешендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган брифингы узды.
Ведомство башлыгы Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төп федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Мәсәлән, «Сәламәтлек саклау» милли проектының «медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк программасы буенча 2023 елга финанслау 448,28 млн сум тәшкил итте. Аның кысаларында санитар авиациянең 119 очышы (план 171) башкарылган, 116 пациент эвакуацияләнгән. Профилактик тикшерүләр 1,5 миллионга якын кеше узган.
Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру кысаларында агымдагы елда 17 августка 560 меңнән артык кеше каралган, бу агымдагы планның 102 проценты. Республикада медицина мобиль комплекслары уңышлы кулланыла. Август уртасына күчмә поликлиникаларда 20 420 пациент тикшерелгән. Нәтиҗәләр буенча 1 178 пациент хастаханәгә озатылган.
«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын финанслау күләме быел 2 438,47 млн сум тәшкил итә. Бу акчалар сәламәтлек саклау объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, медицина оешмаларын тулыландыруга, санитар автотранспорт сатып алуга юнәлтелә. 2023 елга 28 объект, шул исәптән 3 поликлиника төзү планлаштырылган. Аларның беренчесе - Дәрвишләр бистәсендә 6нчы балалар поликлиникасының филиалы - 22 июньдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры М.А. Мурашко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында ачылды. Марсель Мансурович билгеләп үткәнчә, әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе быел Россиядә милли проект буенча ачылган беренче поликлиника булды.
Яшел Үзән районы Осиново авылында күп профильле поликлиника төзелеше тәмамланды. Август ахырында тантаналы ачылышы көтелә.
Күптән көтелгән тагын бер объект - «Салават Купере» торак массивындагы поликлиника. Быел аның төзелеше башланачак.
Шулай ук беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында 25 яңа ФАП төзелә, 117 сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонтлана, шул исәптән 9 поликлиникада, 4 участок хастаханәсендә, 7 табиблык амбулаториясендә, 96 ФАПта ремонт эшләре башкарыла.
Республика программасы кысаларында Татарстанда 22 фельдшер-акушерлык пункты төзелә, шулай ук Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы офисы төзелә һәм 2 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясала.
фото - tatarstan.ru