Түбән Камада хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентлар өчен мәктәп узды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең югары квалификацияле категорияле табиб-кардиологы Зөлфирә Бигашева үз пациентларына йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен куркыныч факторлар турында сөйләде һәм киңәшләр бирде.

Табиб кан басымын, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен күзәтүнең мөһимлеген, шулай ук инфаркт башланса, үз-үзеңә беренче ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерде.

«Иң мөһиме, сез билгеләнгән даруларны даими кабул итәргә кирәк, кардиолог киңәшләрен тыңласагыз, бу сезнең тормыш сыйфатын яхшырта. Даими рәвештә диспансерлаштыру үтәргә, безгә диспансер тикшерүенә килергә, үзегезне яратырга, физик активлык турында онытмаска чакырам. Хәрәкәттә - бәракәт, бу безнең «йөрәкле» пациентлар турында әйтелә», - дип йомгаклады З.Бигашева.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары, шул исәптән ХСН үсешенең төп факторлары булып элеккечә алкоголизм, тәмәке тарту һәм симерү тора. Табиб шулай ук йөрәк авыруларын тоз, майлы ризык, углеводлар артык куллану китереп чыгарырга мөмкинлеген искәртте – болар барысы да кан тамырларының тыгылуына китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International