Казан шәһәренең 20 нче поликлиникасында Белем көне алдыннан хезмәткәрләрнең беренче сыйныф укучылары өчен кызыклы чара үткәрү яхшы традициягә әверелә.
Балалар экскурсиядә табиб һөнәре, регистратура, ашыгыч ярдәм һәм физиотерапия кабинетлары эше белән танышып, ЭКГ төшерә, ультратавыш диагностикасын карый алды. Балалар поликлиниканың баш табибы Әхмәтҗанова Елена белән бергә теләкләрен яздылар. Конкурсларда катнаштылар һәм, әлбәттә, булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды!
Беренче сыйныф укучыларыбызга яхшы билгеләр, тирән белемнәр һәм тугры дуслар телибез!