Республика балалар клиник хастаханәсендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Санкт-Петербург колак, тамак, борын һәм сөйләм фәнни-тикшеренү институты белгечләре, Санкт-Петербург шәһәр балалар сурдология үзәгенең баш табибы һ. б. катнашында ике көнлек «Гаилә - баланы реабилитацияләү нигезе» мастер-класслары узачак.
Дәресләрдә профильле белгечләр, табиб-педиатрлар, ишетү сәләте бозылган балалар өчен коррекция мәктәпләре вәкилләре, ишетү сәләте бозылган балаларның ата-аналары катнашачак.