24-25 августта Мәскәүдә Россия Федерациясендә вируслы гепатитларны бетерү мәсьәләләре буенча II милли эксперт советы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча профильле комиссиясе утырышы белән берлектә узды.
Профильле комиссия утырышы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов рәислегендә узды.
Чарада Татарстан Республикасыннан Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече, КДМУның балалар йогышлы авырулары кафедрасы доценты Хәлит Хәертынов катнашты. Марат Ринатович «Covid-19дан соң йогышлы авырулар хезмәте проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында» чыгыш ясады.