Зәй үзәк район хастаханәсендә беренче сыйныф укучыларын котладылар

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Медицина хезмәткәрләренең балаларын мәктәп тормышы башлану белән Зәй РҮХ баш табибы котлады.

Яңа уку елында Зәй медицина хезмәткәрләренең 30дан артык баласы беренче тапкыр мәктәпкә барачак. Беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котлау - Зәй РҮХ коллективы өчен яхшы традициясе.

Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов оештыру методика бүлеге мөдире Луиза Вәлиуллина белән берлектә балаларга профсоюз комитетыннан бүләкләр тапшырды. Чара бәйрәм төсмерен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International