Узган елның декабрендә Зәй үзәк район хастаханәсе Татнефть хәйрия фонды грантын отты. Ашыгыч медицина ярдәме бүлеген урнаштыру өчен Зәй үзәк район хастаханәсе бинасын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү проекты җиңде. Эшләр бәясе 24 миллион 831 мең 310 сум тәшкил итте.
Хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм бүлегендә 52 хезмәткәр эшли. Хезмәт тәүлек эчендә 60ка кадәр чакыруга хезмәт күрсәтә. Профессионализм һәм җайга салынган эш нәтиҗәсендә, Зәй РҮХнең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре узган елда 16 меңнән артык гражданның гомерен саклап кала алган.