Казанда Балалар республика клиник хастаханәсендә сурдология буенча ике көн мастер-класслар үтәчәк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Санкт-Петербург колак, тамак, борын һәм сөйләм фәнни-тикшеренү институты, Санкт-Петербургның Балалар шәһәр сурдология үзәге һәм "Мин дөньяны ишетәм!" ассоциациясе Россия төбәкләренә, шул исәптән Казанга сәфәрләр оештырган.
"Бүгенге чара начар ишетүче яки ишетмәгән балаларга ишетү сәләтен торгызырга булышуга юнәлтелгән. Катнашучылар тәҗрибә белән уртаклашырга һәм балаларны карарга, ата-аналарга консультация бирергә әзер", - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова.
Ул әйтүенчә, әлеге этапта республикада муниципаль медицина оешмалары югары дәрәҗәдә эшли. Ләкин бу һәрвакытта да җитәрлек түгел: ведомствоара, федераль ысулларга чыгарга кирәк. Санкт-Петербург экспертлары катнашында конференция һәм мастер-класслар аларның берсе.
Теоретик мастер-класс сурдологлар, сурдопедагоглар, логопедлар, коррекция учреждениеләре реабилитологлары, шулай ук ишетү мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен үткәрелә.