Кама Тамагыннан Наумовлар табиблар гаиләсе Казан Кремленә иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесенә чакырылган иде

2023 елның 29 августы, сишәмбе

25 августта Казан КремлендәТатарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Мәҗлес Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән үткәрелде

Кама Тамагы районын Олег Львович һәм Светлана Анатольевна Наумовлар гаиләсе тәкъдим итте.

2023 елның октябрендә Наумовалар бергә яшәүнең көмеш туйларын билгеләп үтә.

Табиблар гаиләсе Кама Тамагы районының һәр кешесенә таныш. Медицина белеме алгач, Олег Львович һәм Светлана Анатольевна хезмәт эшчәнлекләрен туган җирләренә кайтып башлый. Олег Львович Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә гомуми практика табибы булып эшли. Светлана Анатольевна - стоматолог-терапевт.

Олег Львович һәм Светлана Анатольевна сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

2022 елда Олег Львович «Ак чәчәкләр» республика конкурсында «Иң яхшы беренчел звено табибы» номинациясендә җиңүгә лаек була.

Наумовлар гаиләсендә ике ул тәрбияләп үстерә. Олы улы Никита урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга керә, дүртенче курсны тәмамлый.

Кече улы Денис быел урта мәктәпне медаль белән тәмамлый һәм Туполев ис. Казан авиация институтына укырга керә.

Олег Львович һәм Светлана Анатольевна балаларда укуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләгәннәре, фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре, балаларының мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен берничә тапкыр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр.

Бу гаиләне Кама Тамагы районында яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр, ә хәзер Наумовларны республика дәрәҗәсендә дә билгеләп үттеләр.

Республиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буынга, яңа гына үз гаиләләрен коручы яшьләргә үрнәк булып тора. Сәламәтлек һәм иминлек теләкләүләребезне кабул итегез. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу атмосферасы булсын!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International