Рөстәм Фәйз улы Гайфуллин белән хушлашу иртәгә, 30 августта, Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 36 йорт адресы буенча урнашкан Казан дәүләт медицина академиясе бинасында 10 сәгатьтә узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанның 21 нче поликлиникасының баш табибы, РКХнең элеккеге баш табибы 25 августта вафат булды. Аңа 56 яшь иде.