Сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү тантанасы үтте

2023 елның 29 августы, сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен  Казан шәһәренең 16нчы клиник хастаханәсе оториноларингологы Фидель Равил улы Зиннуров Татарстан Рәисенең рәхмәтенә лаек булды.

Татарстан Республикасы премьер-министры боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлегенең табиб-неврологы Михаил Николаевич Калинин бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге югары шәхси казанышлары өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы йөртүчесе Дмитрий Генрихович Журавлев бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International