Көзге прививка компаниясенә традицион рәвештә медицина хезмәткәрләре старт бирә. Шушы көннәрдә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе учреждениеләренә гриппка каршы вакциналар керде, баш табиб җитәкчелегендәге үзәк хастаханә коллективы вакцинациягә кереште.
Вакцинациядән соң антитәнчекләр 8-12 көннән соң барлыкка килә, иммунитет 12 айга кадәр саклана.
Вакцинация бушлай үткәрелә.