Яңа билгеләнүләр

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрьдән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге җитәкчесе алышынды. Хәзер Диспетчерлык үзәген «ТР Медицина техникасы һәм фармациясе»ДУП генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча элеккеге урынбасары Таҗиев Руслан Рәшит улы җитәкли.

1 сентябрьдән Казан шәһәренең «21 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ баш табибы итеп Әхмәтҗанова Елена Федоровна билгеләнде. Элегрәк ул 20 нче шәһәр поликлиникасы белән җитәкчелек иткән.

1 сентябрьдән Казанның 20 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы урынбасары Тимеркаева Диана Борисовна әлеге медицина учреждениесенең баш табибы итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International