Ютазы районы авылларында Бөгелмә туберкулезга каршы диспансерның күчмә флюорографы эшли башлады. Килү алдан планлаштырылган идеү. Алдан төзелгән график буенча, ул беренчеләрдән булып Иске Каразирек авылына килә.
Флюорографик тикшеренү туберкулезны һәм башка сулыш органнары авыруларын, шул исәптән яман шеш авыруларын иртә ачыклауның гади, уңайлы һәм нәтиҗәле ысулы булып тора.
Иске Каразирек авылының шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова хәбәр иткәнчә, үпкәләрне 1 көн эчендә йөзгә якын кеше тикшерткән.
Бүген күчмә флюорограф үз эшен Бәйрәкәтамак һәм Көрәш Бүләк торак пунктларында дәвам итә.