Апас үзәк район хастаханәсенең Олы Болгар ФАПы "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Бүгенге көндә документларга кул кую буенча эш алып барыла. Объектны тапшырганнан соң санитар-эпидемиологик нәтиҗә алу һәм әлеге ФАПны лицензияләү буенча эш алып барылачак.
Медицина учреждениесе 160 кешегә хезмәт күрсәтә.