Татарстанның иң зур бистәсендә башкала табиблары өч атна кабул итәчәк: 4-8, 11-15 һәм 18-22 сентябрь көннәрендә. Комплекс Мәктәп урамы, 30 адресы буенча урнашкан (җирле мәдәният йорты янында).
Профильле белгечләргә кабул итүгә поселок поликлиникасында һәм участок терапевтында язылырга мөмкин. Алдан диспансерлаштыру узарга киңәш ителә.
Мобиль поликлиникада кабул итүне кардиолог, невролог, офтальмолог, уролог, кан тамырлары хирургы һәм гинеколог алып бара. Эш сәгатьләре: 8.00 дән 13.00 гә кадәр.
Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, күчмә поликлиника эше «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча башкарыла.