Бүген иртән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре гриппка каршы вакцинациядән башладылар.
Исегезгә төшерәбез, гриппка каршы вакциналар республика поликлиникаларында бар, шулай ук прививканы Казан метрополитены станцияләре янында ясатырга мөмкин. Вакцинация бушлай үткәрелә.