Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары ябык типтагы Раифа махсус училищесында булдылар. Психотерапевт, республиканың атказанган табибы-Гөлфия Баянова уку йорты тәрбияләнүчеләренә стрессны профилактикалау турында сөйләде, ә гигиена тәрбиясе буенча табиб - Роза Алимова алкогольнең организмга зыянлы йогынтысы турында искә төшерде.