Яшел Үзән районы Акъегет авылында яңа ФАП «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Ул 200ләп авыл кешесенә хезмәт күрсәтәчәк.
Бүгенге көндә пункт бинасы тулысынча төзелгән, кирәкле медицина җиһазлары урнаштырылган. ФАПка барлык коммуникацияләр китерелгән, янәшәдәге территория төзекләндерелгән. Электр монтажлау эшләре тәмамлана.