Татарстан трансплантологлары тәҗрибәсе – «РОСТКИ» халыкара бизнес-форумында

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» беренче Халыкара форум старт алды. «Яңа технологияләр» юнәлеше кысаларында «Киләчәк медицинасы: Трансплантология өлкәсендә тәҗрибә алмашу» секциясе узды.

Бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр:

Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры;

Илдар Абдульянов, Казан дәүләт медицина академиясенең кардиология, рентгенэндоваскуляр һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедра мөдире;

Роин Джорджикия, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе;

Александр Киршин, ТР ССМ  профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International