Бу көннәрдә яшь табиб аллерголог-иммунолог Мамлеева Ләйсән Салават кызы үзенең беренче пациентларын кабул итте.
Яшь белгеч Уфадан, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң ук килде, хәзер арендалаган фатирда көнкүрешне җайга сала.
Ләйсән Салават кызы сүзләренчә, коллективта аны бик җылы каршы алдылар