Атеросклероз мәсьәләләренә багышланган конгресс узды

2023 елның 8 сентябре, җомга

Казанда узган «Атеросклероз һәм ассоциацияле авырулар» I төбәкара конгрессында 300гә якын белгеч катнашты.
Атеросклероз элек өлкән яшьтәге кешеләргә хас дип саналган авыру бүген яшьрәк кешеләрдә дә билгеләнә.
Конгресс кысаларында илнең әйдәп баручы экспертлары кан тамырлары авырулары проблемасын хәл итүгә комплекслы караш тәкъдим иттеләр, пациентларны алып баруга һәм катлаулануларны профилактикалауга заманча алымнар турында фикер алыштылар. Барлыгы 7 сессия кысаларында 14 эксперт доклады тәкъдим ителгән.
Чарада кардиологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары, кан тамырлары хирурглары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International