Республика клиник хастаханәсендә республиканың Балык Бистәсе районында яшәүче 70 яшьлек хатын-кызга кабат бөер трансплантациясе ясаганнар. Бүгенге көндә ул Татарстанда күчереп утыртылган орган белән иң өлкән пациент.