Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа авылында ФАП ачылды

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Мәмәтхуҗа авылында Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачуда Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйльметдинов, Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы В. В. Никитушкин һәм Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең баш табибы С.Ю. Мишакин катнашты.

ФАП тулысынча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. ФАПта югары тизлекле интернет үткәрелгән, компьютер техникасы урнаштырылган, шулай ук авыл халкын дару белән тәэмин итү өчен барысы да каралган. Төзелеш һәм җиһазландыруга акча республика бюджетыннан "Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү"программасы буенча бүлеп бирелгән.

ФАП 164 өлкән кешегә һәм 5 балага хезмәт күрсәтә. Хәзер Югары Ослан районында 15 нче модульле ФАП булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International