9 сентябрьдә Әлмәт сәламәтлек саклау ветераны, хезмәт ветераны Лариса Андреевна Фәтхуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
48 ел гомерен ул медицинага хезмәт итүгә багышлый, шуларның 42 елын "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә эшли. Табиб бар белемнәрен, тәҗрибәсен һәм талантын кешеләрнең сәламәтлеген саклау эшенә багышлый.