Вакцинация бу атнада башланды. Бу гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр, әмма төрле сәбәпләр аркасында поликлиникага килергә вакыт таба алмаучылар өчен бик яхшы мөмкинлек. Мобиль бригадалар Түбән Кама шәһәренең барлык микрорайоннарында эшли. Ике сәгать эчендә табиблар барлык теләүчеләрне "Совигрипп" белән прививка ясатырга өлгерә.
Бүген мобиль бригадаларның берсе 19 һәм 22 микрорайонда эшләде.