Татарстанда хастаханә һәм поликлиника җитәкчеләре итеп «Медицинада куркынычсызлык» белем бирү программасын үткән һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервына эләккән белгечләрне билгеләячәкләр.
Бүген Казанда «Татарстан медицинасында куркынычсызлык: стратегия һәм алымнар» тармак стратегик сессиясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Кадрлар резервы программасын тәкъдим иттеләр.