Казанда Аеклык бәйрәме вакытында ярты йөздән артык шәһәр кешесе ВИЧка тест тапшырган

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрьдә Казан медицина көллияте, Казан дәүләт медицина университеты, Казан епархиясенең наркоманиягә каршы тору һәм аеклыкны раслау бүлеге, “Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Крылья советов» паркы территориясендә «Аеклык көне» акциясе узды.

Акция кысаларында ТР СПИД Үзәге хезмәткәрләре «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы мобиль тест пункты базасында барлык теләүчеләр өчен белгечләр консультациясе белән бушлай аноним экспресс-тест үткәрделәр. ВИЧ-статусын 52 кеше белгән.

Акцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International