Авыл балаларын диспансерлаштыру 11 сентябрьдә башланды. Бер атна эчендә диспансерлаштыруны Поспелово, Армалы, Бехтерево авылларыннан балалар узды. Диспансерлаштыру башланганнан бирле Алабуга үзәк район хастаханәсе һәм балалар поликлиникасы белгечләренең күчмә бригадалары 1 яшьтән 17 яшькә кадәр 300гә якын балага тулы медицина тикшерүе үткәргән.
Урыннарда клиник-диагностика лабораториясе командасы, 9 шәфкать туташы һәм шул ук санда табиблар эшли. Барлыгы 20дән артык төрле белгеч. Педиатрдан тыш, балаларның сәламәтлеген күз табибы, хирург, отоларинголог, психиатр, УЗИ табибы, ЭКГ белгече, невролог, эндокринолог тикшерә.