Ял көннәрендә Казанда «Милләтләр кроссы — 2023» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары призлы урыннар яулады: 14 нче бүлек мөдире Дина Семенова – хатын-кызлар арасында 4 км дистанциядә 2нче урын; кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Татьяна Павлова хатын-кызлар арасында 8 км йөгерештә 3 нче урынны яулады.
Ярышлар «Юдино» торак массивында «Локомотив» стадионында, шулай ук «Урам» экстрим-паркында узды. Чарада 19 мең кеше катнашты.