Нурлат шәһәренең "Шикәрчеләр" микрорайонындагы табиблык амбулаториясе ремонтланган. 1967 елда төзелгән бина яңартуга мохтаҗ булган. Соңгы капиталь ремонт 2013 елда үткәрелгән. Быел ремонт эшләре федераль казнадан һәм республика бюджетыннан «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылды.
Беркетелгән халык саны 5700 кеше
Үзәк район хастаханәсенә кадәр 3,9 км.
Хезмәт күрсәтү радиусы 1,789 км.