16 сентябрьдә Татарстанның Арча районында госпиталь терапиясе кафедрасының күчмә утырышы узды.
Уку елы башында кафедра ординаторлары авыл сәламәтлеге саклау эше танышу максаты белән районнарга фельдшер-акушерлык пунктларына, табиблык амбулаторияләренә, үзәк район хастаханәләренә бара. Бүгенге көндә кафедрада беренче һәм икенче уку елларның 63 ординаторы биш төрле терапия белгечлеге буенча белем ала.
Яшь табибларны сәламәтлек саклау системасы эше белән Арча үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рифат Илшат улы Идрисов һәм беренчел кан тамырлары бүлеге мөдире Ринат Мирбат улы Хастиев таныштырды.
Шулай ук ординаторларга районның мәдәни истәлекле урыннары — Яңа Кырлай авылындагы әдәби-музей комплексы күрсәтелде