20-22 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Казан Экспо»Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Kazan Digital Week – 2023»Халыкара форумы узачак.
Форумда сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр турында фикер алышу секцияләре эшләве көтелә.
20 сентябрьдә «Сәламәтлек саклауда ясалма интеллект – медицина мәгълүматларын анализлау, чишелешен табарга ярдәм итү системалары», «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты – максатлар һәм бурычлар» темалары буенча түгәрәк өстәлләр узачак