Мамадыш РҮХ балаларына волонтерлар килде

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру һәм хастаханәдә ятканда бала өчен уңай эмоциональ кәефне саклап калу максатыннан, «Мамадыш РҮХ» ДАССУ баш табибы Руслан Гарипов инициативасы белән педиатрия бүлеге пациентлары һәм волонтерлар очрашулары оештырылды.

Дустанә шартларда беренче очрашу 2023 елның 18 сентябрендә узды. Волонтерлар ярдәме белән «Яшьләр үзәге» учреждениесе базасында урнашкан «Игелекле Мамадыш» үзәге балалар өчен мавыктыргыч чара оештырды. Белгеч Шиһапова Карина җитәкчелегендәге волонтерлар балаларга чын бәйрәм әзерләде: күңелле уеннар, викториналар, шаян спорт ярышлары, күңелле биюләр, табышмаклар унбер кечкенә пациентның берсен дә, аларның әниләрен һәм әтиләрен дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International