Иртәгә, 21 сентябрьдә, Халыкара Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында «Благие Дела» хәйрия фонды Казан шәһәренең өлкән яшьтәге халкы өчен «Озын гомер юлы» дигән чара үткәрәчәк. Чара «Туган Авылым» комплексы территориясендә узачак. Чараның төп спикеры булып Төбәкара клиник диагностика үзәге базасындагы Республика когнитив бозылулар үзәге җитәкчесе Житкова Юлия Владимировна чыгыш ясаячак.
Чара кысаларында кунаклар бушлай медицина диагностикасын үтә, табиб-белгечләрнең консультацияләрен ала алачак. Татар эстрадасы йолдызлары концерты оештырылачак. Чара кунаклары өчен тәмле сыйлар әзерләнәчәк, мастер-класслар үтәчәк.