Кичә ТР СПИД Үзәге хезмәткәрләре «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә «Нульгә омтылу: хезмәтне саклау өлкәсендә милли стратегия» III Республика профсоюзлар форумы эшендә катнашты.
Форумга Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы фәнни оешмалары вәкилләре,
тармак профсоюз органнары рәисләре, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләр чакырылган иде.
100дән артык кеше белгечләр консультациясе алды, 31 кеше үзенең ВИЧ статусын белде.