21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне дөнья җәмәгатьчелеге халыкның Альцгеймер авыруы һәм деменция турында хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан үз көчләрен берләштерә. Альцгеймер авыруы - хәтер таркалу белән интегүче тоталь деменция барлыкка килә торган картлык зәгыйфьлеге төре.