Республика клиник хастаханәсенең 2 нче номерлы рентгенохирургия диагностика һәм дәвалау ысуллары бүлеге мөдире Ирек Әхмәтовны федераль коллегаларын укыту өчен Санкт-Петербургка Н.Н. Петров исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәгенә чакырдылар.
Питер үзәгендә аз инвазивлы бавыр хирургиясе актив үсеш ала, һәм рентген-хирург Ирек Әхмәтовның тәҗрибәсе төньяк башкаладагы хезмәттәшләре өчен бик файдалы булды.