21 сентябрьдә Әлмәт үзәк район хастаханәсенә өзлексез йөткерү симптомнары булган пациент килә. Тикшерү нәтиҗәсендә пациент организымында 1 см зурлыктагы очлы чит әйбер (сөяк) барлыгы ачыкланган.
Әлмәт РҮХнең эндоскопия бүлегендә үпкә бронхоскопиясен үткәргәндә чит тән пациент организмыннан "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында куелган заманча медицина җиһазларын кулланып һәм, беренче чиратта, Әлмәт үзәк район хастаханәсенең эндоскопия бүлегенең табиб - эндоскопия мөдире Екатерина Максимованың һөнәри осталыгы ярдәмендә уңышлы алына .