«Танеко» АҖ кунаклары өчен экскурсияне Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең баш табибы Руслан Вәлиев үткәрде. Ул кабул итү-диагностика бүлегендә эшнең ничек оештырылганын һәм табибларның пациентларны дәвалау өчен нинди мөмкинлекләре барлыгын җентекләп сөйләде.
"Безнең партнерлар, акционерлык җәмгыяте ярдәмендә, ашыгыч медицина үзәген ачканнан соң, без яңа заманча җиһазларда эшләргә мөмкинлек алдык. Хәзер без пациентларыбызга югары технологияле сыйфатлы ярдәм күрсәтүне тәэмин итә алабыз», - дип ассызыклады Руслан Вәлиев.
Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» ГАҖ алты катлы яңа бинаны ачу вакытында 550 000 000 сумлык җиһазлар сатып алды. Бу заманча МРТ һәм КТ аппаратлары, ангиограф, эндоскопик һәм стерилизацион җиһазлар, операцион эндоскопик терәкләр, УЗИ аппаратлары, үзәк монитор станцияләре һәм башка күп нәрсәләр.