Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә фельдшерлар өчен яңа җиһазлар белән эшләү буенча мастер-класс үткәрелде. Дефибрилляторлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында керде.
Узган ел шул ук программа буенча Татарстан ФАПлары ЭКГ өчен аппаратлар белән җиһазландырылды.