Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Алексеевна Шишмагаева үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Мамадыш РҮХ коллективы исеменнән баш табиб Руслан Гарипов, баш шәфкать туташы Галина Штукина Шишмагаева Антонина Алексеевнаны котлады. Рәхмәт сүзләре белән ветеранга яраткан чәчәкләр бәйләме, истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
.jpg)