Игътибар, фейк!

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша Чаллыда COVID-19дан үлгән кешенең мәетен ачу турында мәгълүмат тарала, һәм бу авыруны вирус түгел, ә нурланыш алган бактерия китереп чыгара имеш. Шул ук вакытта хәбәр авторлары Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама бирәләр.

Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм аның ведомство карамагындагы оешмалар дөреслеккә туры килмәгән мондый хәл турында беркайчан да хәбәр бирмәгәнәр. 2021 елның көзендә Татарстанда нәкъ шундый ук хәбәр мессенджерлар аша таратылган булган иде. Альтернатив чыганаклардан алынган мәгълүматка тәнкыйть белән карауыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International