Татарстан РКХ трансплантологлары "Трансплантация һәм органнар донорлыгы" Россия конгрессында чыгыш ясады

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең трансплантологлар командасы «Трансплантация һәм органнар донорлыгы» халыкара катнашында алтынчы Россия милли конгрессында катнашты.
Бу конгресс Россия Федерациясе һәм якын чит илләрнең барлык трансплантологлары җыела торган иң зур фәнни мәйданчык булып тора.

Трансплантология буенча штаттан тыш баш белгеч Александр Киршин Татарстанда бавыр яман шеше вакытында бавыр трансплантациясе тәҗрибәсе турында доклад белән чыгыш ясады.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин республика трансплантологлар командасы алдына безнең төбәктә үпкә трансплантациясе һәм йөрәк-үпкә органокомплексы проектын гамәлгә ашыру буенча амбициоз бурычлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International